Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 27 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышы булды.
Утырыш барышында 2017 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы нефтегазокомплексы предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм шулай ук Татарстан Нефтегазохимия форумы – 2017не оештыруга һәм уздыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Болардан тыш, авыл хуҗалыгы һәм полимер химиясе өлкәләре өчен сәнәгать биотехнологияләрен ясау һәм үзләштерү, Татарстан Республикасында пектин җитештерүне оештыру, шулай ук нефтехимия сәнәгатендә матдәләр һәм материалларның химик составына берөзлексез контроль һәм экспресс-анализ ясау өчен светодиод миниспектрометр куллану турында мәсьәләләр каралды.
Шулай ук электротехник җиһазларны проектлау, җитештерү һәм тәэмин итү, шулай ук сәнәгатьнең барлык өлкәләре өчен электротехника объектларын төзеп бирү белән шөгыльләнүче «Электрощит» АҖ инжинииринг компаниясен тәкъдир итү булды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышы эшендә Татарстан Республиаасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.