Космонавтика көне алдыннан 10-12 апрельдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды һәм КНИТУ-КАИ ярдәмендә «Хакатон-2017» Бөтенроссия чарасының икенче этабы уза.
Робототехник Хакатонга Пензадан, Самара һәм Тамбовтан Россия Федерациясе яшьләр инновацион иҗаты үзәкләре (ЦМИТ) командалары, шулай ук Татарстан Республикасы ЦМИТ командалары килде.
Модельләр җыю ике көн дәвамында проект мәйданчыкларында уза. «Лицей-инженерлык үзәге» базасында форумда катнашучылар аэродинамика һәм авиамоделирование нигезләрен өйрәнәчәк, идарә итә торган пилотсыз оча торган аппаратлар җыячак һәм аны йөртү нигезләрен өйрәнәчәк. КНИТУ-КАИ ның инженерлык лицее базасында балалар Inmoov робототехникасы нигезләрен өйрәнәчәк, Inmoov кешегә охшаган роботны җыя һәм программага сала алачак. Бу робот үзенең размерлары буенча зур кешегә охшаган.
«Хакатон-2017» эше 12 апрельдә КНИТУ-КАИның сигезенче бинасында тантаналы чара белән тәмамлана.
Чара кысасында Казан шәһәре инженерлык лицейлары укучыларының проект эшләре күргәзмәсе күрсәтелә, Kuka һәм «Эйдос Робототехника» компанияләренең мастер-класслары уздырыла, КНИТУ КАИ (наноүзәк, лазер технологияләре кафедрасы һәм квант үзәге) лабораторияләре буйлап экскурсия оештырыла.