Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) VI Бөтенроссия журналистлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлады.
Конкурс эшләре сыйфатында эшмәкәрлек һәм регионнарда инвестиция климаты темасы буенча материаллар яисә материаллар сериясе кабул ителә. Мәҗбүри шартларның берсе - бу материалларның СМИда 2016 елның 2 июненнән 2017 елның 1 маена кадәр чыгуы. Шартлары белән конкурс положениесендә танышырга була.
Конкурс 5 номинация буенча уздырыла:
Һәр номинация буенча лауреатларга акча премиясе буларак түләү булачак:
Белешмә
Стратегик инициативалар агентлыгы «Россиядә эшмәкәрлек: тарих, проблемалар, уңышлар» Бөтенроссия журналистлар конкурсын 2012 елдан бирле уздыра.
2016 елда конкурска Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 760 авторның 1500гә якын гаризасы бирелде.
2012 ел – журналистларның I Бөтенроссия конкурсы
2013 ел – журналистларның II Бөтенроссия конкурсы
2014 ел – журналистларның III Бөтенроссия конкурсы
2015 ел – журналистларның IV Бөтенроссия конкурсы
2016 ел – журналистларның V Бөтенроссия конкурсы