2017 елның 6-7 апрелендә эшмәкәрлекне яклау иң яхшы практикларының тәҗрибәсен уртаклашу һәм өйрәнү максатыннан Татарстан Республикасына Чиләбе өлкәсеннән кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше Фонды генераль директоры Артур Йосыпов, эшмәкәрлекне яклау үзәге җитәкчесе Алена Шорохова, бизнес өчен МФЦ җитәкчесе Юлия Епимахова катнашында делегация килде.
Кунаклар Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау инфраструктурасы (Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды, Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Үзәге, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Экспортны яклау үзәге, Микрофинанслау үзәге, МСП производство үзәге) белән танышты, республикада булган кече һәм урта бизнесны яклау механизмнарын өйрәнде, бизнес өчен МФЦ эше белән танышты.
Болардан тыш, алар биотехнологияләр өлкәсендә инжиниринг Региональ үзәгендә һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ГАУда да булды.