Мәскәүдә «Сәламәтлек саклау» Россия регионнары Форумы була

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 11-12 апрелендә Мәскәүдә («Президент-отель», Б.Якиманка, 24) «Сәламәтлек саклау» темасына ел саен уздырыла торган Россия регионнары Форумы була. Форум Россия Федерациясе субъектларында илнең сәламәтлек саклау үсеше өстенлекләренә багышлана.

Форум кысасында катнашучылар илнең сәламәтлек саклау үсеше, Россия Федерациясе субъектларында дәвалануның югары технологик төрләрен күрсәтү механизмнарын камилләштерү, региональ һәм муниципаль проектларга шәхси инвестицияләр җәлеп итү, өлкәне информатизацияләү, яңа буын медицинасын үстерү мәсьәләләрен караячак.

Форумның аерым чаралары булып медицина туризмын, шулай ук  фармацевтика сәнәгатен үстерү буенча сессияләр торачак. Аерым игътибар биотехнологияләр үсеше мәсьәләләренә биреләчәк.

Катнашучылар арасында  — Россия һәм чит ил компанияләре топ-менеджерлары, Россия Федерациясе субъектлары сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, үсеш институтлары, югары технологияләр һәм проект финанслаулары экспертлары, фәнни оешмалар һәм дәүләт власте вәкилләре.

Тагын да җентекле мәгълүмат белән танышу һәм катнашу өчен теркәлү узу мөмкинлеге  түбәндәге сайт аша бирелә: http://форумрегионов.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International