РФ Хөкүмәте утырышында Россия Икътисади үсеш министрлыгының Минпромторг һәм ФНС белән бергә әзерләгән «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын хуплап чыкты.
Документ 2016 елда җиңел сәнәгатьне яклау программасына ярашлы рәвештә эшләнгән. РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев закон проектының бизнеска ярдәм итүгә юнәлтелүенә игътибар итте. «Ул кече һәм урта предприятиеләрнең күпчелегенә дәүләт ярдәменә исәп тотарга мөмкинлек бирә», - дип билгеләде ул һәм хәзер законга ярашлы рәвештә МСПларга ике төп критерийга ярашкан компанияләр генә кертелүен искә төшерде. Беренчесе – бу 2 млрд. сумнан артмаган еллык выручка күләме. Һәм икенчесе – хезмәткәрләрнең саны 250 кешедән артмаска тиеш. Аның сүзләренә караганда, бу оптималь ярашу, әмма, практика күрсәтүенчә, җиңел сәнәгать өлкәсендә кайбер компанияләр эш урыннарын җитештерү спецификасына карап зур сандагы кешеләр өчен булдыралар һәм шул ук вакытта табышны аз күләмдә җитештерәләр. Бу җиңел сәнәгать спецификасы булып тора һәм ул технологик үзенчәлекләргә, җитештерү процессының югары хезмәт таләп итүенә, кайвакыт производствоның артка калуына бәйле. Шуңа күрә фабрикалар кече яисә урта предприятие статусыннан һәм дәүләт ярдәме программаларында катнашу хокукыннан мәхрүм калалар.
«Бу ситуацияне текстиль әйберләр, тире, киемнәр җитештерүче предприятиеләр өчен иң күп билгеләнгән хезмәткәрләр санын үзгәртеп хәл итәргә була, - диде ул. - Без илдә җиңел сәнәгать җитештерү сегментларын торгызуның күпме дәрәҗәдә мөһим булуын һаман әйтеп килдек. Бу инвестиция проектларын гамәлгә ашырырга гына түгел, ә регионнарда яңа эш урыннары да булдырырга да ярдәм итәчәк».
Закон проекты белән урта эшмәкәрлек субъектларына җиңел сәнәгать өлкәсендә төп эшчәлек алып барган һәм хезмәткәрләренең уртача исемлек саны мондый предприятиеләр өчен федераль законнарда күрсәтелгәннән артып киткән предприятиеләр кертелә.
Бер үк вакытта документ белән эшчәнлеге җиңел сәнәгатькә кертелгән юридик зат табышының тулаем күләме алып барган эшчәнлек табышыннан 70% тан артып киткән алдагы календарь ел нәтиҗәләре буенча билгеләнә.