Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Түбән Кама күп профильле муниципаль берәмлек территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция булды

2017 елның 24 марты, җомга

23 мартта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  «Моношәһәрләр үсеше фонды» НО белән бергә Түбән Кама күп профильле муниципаль берәмлектә яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан Татарстан Республикасы чыгымнарын финанслауга гариза төзү барышы буенча видеоконференция булды.

 Видеоконференциядә катнашучылар төзелүче «Түбән Кама» сәнәгать мәйданында яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен инженер һәм транспорт инфраструктурасы чикләүләрен, шулай ук мәйданның потенциаль резидентларының  инвестиция проектларын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International