Республика эшмәкәрләрен Кытайга махсуслаштырылган RussianGastroWeek бизнес-миссиясендә катнашырга чакыралар

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең  «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә Кытайда «Россия экспорт үзәге» АҖ оештырган  махсуслаштырылган RussianGastroWeek бизнес-миссиясендә катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Күргәзмә  18 майда  Шанхай шәһәрендә узачак, ә 22 майда – Ухань шәһәрендә.

RussianGastroWeek Кытай Халык Республикасына Россиянең азык сәнәгате җитештерүчеләре продукциясен күмәртәләп сатуда ярдәм итү максатыннан планлаштырыла. RussianGastroWeek кысасында Россия ашамлык продуктлары киңәйтелгән күргәзмәсе узачак, шулай ук B2B экспортерларының һәм азык продукциясе җитештерүчеләренең Кытай экспортерлары һәм дистрибьюторлары белән максатчан очрашулары булачак. Чара программасы кысасында Россия ашамлык продуктларын тәкъдир итү һәм дегустациясе каралган.

«Россия экспорт үзәге» АҖ чара өчен мәйданны бизәү һәм арендага бәйле, шулай ук аларны күргәзмә максаты өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү чыгымнарын үз өстенә ала. Кытай базарына тәкъдим ителә торган продукцияне һәм компания эшчәнлеген кыскача күрсәткән аерым  каталог  чыгару каралган. Каталог Кытай ягы вәкилләре өчен тарату материалы буларак кулланылачак. Теркәлү  взносы алынмый. Баруны һәм яшәүне, шулай ук күргәзмә үрнәкләрен Кытай Халык Республикасы территориясенә алып баруны  катнашучылар үз исәпләренә эшли.

 Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге республика эшмәкәрләрен  RussianGastroWeekта катнашырга чакыра. Күргәзмәдә катнашырга теләүчеләрнең ярашлы анкета  тутырулары һәм үз карарлары турында  2017 елның 6 апреленә кадәр  Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенә  (843) 524-76-70 телефоны  яисә түбәндәге электрон почта аша хәбәр итүләре сорала: tatexport@yandex.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International