МСПның Бизнес-навигаторы Порталына керү мөмкинлеген Татарстан Республикасының теләсә-кайсы МФЦда алырга була

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Бүген Казанда  «МСП» Корпорациясе» АҖ МСП субъектларын яклау мәгълүмат һәм маркетинг системалары һәм сервислары  мөмкинлекләреннән файдалану мәсьәләсе чаралары кысасында К(П)ФУ идарә, икътисад һәм финанслар Институтында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәкләре аша  «МСП Корпорациясе» АҖ хезмәтләрен күрсәтүне оештыру турында» темасына түгәрәк өстәл булды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы МФЦ һәм ПФО регионнары, дәүләт власте, эшмәкәрләрне һәм эшмәкәрлекне яклау инфраструктурасы оешмалары вәкилләре катнашты. Чара шулай ук ПФО составында  Россия Федерациясе субъектларын кертеп, видеоконференция-элемтә режимында узды.

«МСП Корпорациясе» АҖ региональ үсеш Дирекциясенең МФЦ белән аралашу бүлеге җитәкчесе – дирекция җитәкчесе урынбасары Наталия Кондакова катнашучыларга  МФЦда «МСП Корпорациясе»АҖ күрсәтә торган хезмәтләр буенча регионнарның эш нәтиҗәләре, күрсәтелә торган хезмәтләр һәм сервислар, шулай ук 2017 елга планнар һәм бурычлар турында сөйләде.

 Татарстан Республикасы 2016 ел нәтиҗәләре буенча «МСП Корпорациясе» АҖ  күрсәтә торган хезмәтләр саны буенча ПФО субъектлары арасында лидер булып тора.

Үзенең чыгышында Наталия Кондакова 2017 елның февралендә барлыкка килгән «Бизнес-навигатор Порталында теркәлү» яңа җиденче хезмәткә, аның үзенчәлекләренә, система функционалына  җентекләп тукталды. Нәкъ шушы хезмәт түгәрәк өстәлдә катнашучылар - МФЦ вәкилләрен дә, катнашучы эшмәкәрләрне дә кызыксындырды. Хезмәт  МФЦда күрсәтелә генә башлады, шуңа бәйле Порталның мөмкинлекләре, шулай ук аңарда теркәлү тәртибе җентекләп каралды.

Хәзерге вакытта  Татарстан Республикасының барлык МФЦларында да «МСП Корпорациясе» АҖнең бөтен 7 хезмәте дә күрсәтелүен билгеләргә кирәк:

«Минем Документлар» офислары аша Корпорация хезмәтләрен алу өчен  (МФЦ)  МСП субъектына үзенең ИННын белергә генә, шулай ук шәхесен ачыклаучы документы янында булырга тиеш (РФ гражданины паспорты).

 «Минем Документлар» офисларының адреслары һәм эш режимы турында мәгълүмат  http://mfc16.tatarstan.ru сайтында бирелгән. Корпорация  хезмәтләре турында өстәмә мәгълүматны Корпорациянең өстәмә сайтында алырга була: http://corpmsp.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International