«Яхшылык импульсы» – «Безнең киләчәк» региональ социаль программа фонды раслаган Россиядә социаль эшмәкәрлекне үстерүгә һәм алга җибәрүгә өлеш керткән өчен ел саен бирелә торган Премия. Премия социаль эшмәкәрләргә, җәмәгать оешмалары вәкилләренә, дәүләт структуралары һәм профиль ведомстволары җитәкчеләренә, журналистларга, СМИ һәм Россиянең югары уку йортларына бирелә.
«Яхшылык импульсы» – 2017 Премиясе номинацияләре:
«Социаль эшмәкәрлек үсешенә шәхси өлеш керткән өчен»
«Социаль эшмәкәрлекне алга җибәрүдә лидерлык күрсәткән өчен»
«Социаль эшмәкәрлек үсеше буенча иң яхшы корпоратив программа өчен» (Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре союзы раслаган номинация).
«Социаль эшмәкәрлекне яклауның иң яхшы региональ программасы өчен» (Номинация Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан расланган).
«Социаль эшмәкәрлеккә системалы якын килү» (Номинация Стратегик инициативалар Агентлыгы тарафыннан расланган).
«Социаль эшмәкәрлекне иң яхшы яктырткан гаммәви-мәгълүмат чарасы»
«Социаль эшмәкәрлек өлкәсендә иң яхшы мәгариф программасы өчен».
Премиянең приз фонды 2 400 000нан дә ким булмаган сумманы тәшкил итә.
«Яхшылык импульсы» Премиясенә гариза 2017 елның 1 февраленнән 16 апреленә кадәр кабул ителә (Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатькә кадәр). Премиядә Россия Федерациясе регионнарында яшәүче теләсә-кем катнаша ала. Конкурс сайлавында катнашу өчен http://application.impulsdobra.ru/ сайтында гариза тутырырга кирәк. Гаризага күрсәтелгән мәгълүмат (СМИда чыккан язмалар, прессадагы бәяләмәләр, Рәхмәт хатлары, бүләкләүләр турында мәгълүмат, алынган сертификатлар/дипломнар/ патентлар, белгеч нәтиҗәләре,тәкъдимнәре һәм башкалар) кебек өстәмә материалларны теркәргә кирәк.
«Яхшылык импульсы» Премиясе лауреатларын котлау тантанасы 2017 елның 25 маенда була.
Премия турында положение, номинацияләр исемлеге, катнашуның тулы шартлары «Безнең киләчәк» Фондының рәсми сайтында бирелгән: http://www.nb-fund.ru/award/ һәм Премия сайтында:http://www.impulsdobra.ru/.
Электрон адресы: premia@nb-fund.ru (хат темасына «ПРЕМИЯ» дип язарга кирәк).