Эшмәкәрләрне «YAPI-TURKEYBUILD ISTANBUL 2017» Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыралар

2017 елның 17 феврале, җомга

Татарстан Республикасы  «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды»  НО экспортны яклау үзәге  Татарстан Республикасының эш юнәлешләре экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрлекне YAPI-TURKEYBUILD ISTANBUL 2017 төзелеш материаллары һәм технологияләр буенча 40нчы Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра, ул 2017 елның 23еннән 27 майга кадәр Төрек Республикасының   Стамбул шәһәрендә ( TUYAP күргәзмәләр үзәге) була.

 YAPI-TURKEYBUILD ISTANBUL 2017 күргәзмәсендә продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителә:

- Җылылык изоляциясе, лак-буяу материаллары, төзелеш химиясе

- Стена блоклары, фасадлар, түбә, тәрәзәләр, капкалар

- Ишекләр һәм бикләр

- Күтәрү механизмнары, лифтлар, эскалаторлар

- Электр җиһазлары, ут һәм электротехник продукция

- Төзелеш җиһазлары, техника һәм эш кораллары.

YAPI-TURKEYBUILD ISTANBUL 2017 – Төрек Республикасында төзелеш материалларының иң зур күргәзмәсе һәм дөньяның төзелеш һәм интерьер 5 ТОП күргәзмәләренең берсе.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасыннан бердәм экспозиция тәкъдим ителәчәк.  Татарстан Республикасының экспортны яклау үзәге республика эшмәкәрләренә Татарстан Республикасының бердәм    экспозициясе кысасында күргәзмәдә үз продукцияләрен куюны тәкъдим итә.

Күргәзмәдә катнашырга теләгән эшмәкәрләрнең 2017 елның 28 февраленә кадәр үзләренең катнашуы турында Татарстан Республикасының экспортны яклау үзәгенә (843) 524-76-70 телефоны аша яисә  tatexport@yandex.ru электрон почтасына мөрәҗәгать итүләре сорала.

 Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыра, эшмәкәрләргә үз продукцияләрен чит ил базарларында сатарга һәм потенциаль партнерлар эзләүдә булыша. Хезмәтләр турында тагын да җентекле мәгълүматны ТР экспортны яклау үзәгенең http://export-rt.ru.сайтында алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International