Халыктан сораштырулар 2017 елның 1 гыйнварыннан башлана

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

2017 елның 1 гыйнварыннан  2017 елның 31 декабренә кадәр халыктан сораштырулар үткәрелә.

Сораштырулар «Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары халкына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары, төбәк дәрәҗәсендә һәм муниципаль дәрәҗәдә эш итүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яки муниципаль милектә булган акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында, мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрен һәм мәгълүмати технологияләр кулланып, халыктан сораштыруларны оештыру һәм үткәрү тәртибен раслау турында» 2014 елның 29 гыйнварындагы УП-79 санлы Указына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Президентының 2016 елның 26 декабрендәге УП-1226 номерлы Указына ярашлы рәвештә үткәрелә.

Сораштырулар формасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтына урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International