«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итте.
«Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген матбугатта иң яхшы яктыртуга конкурс» билгесе куелган документлар пакеты түбәндәге адрес буенча «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Декабристлар ур., 2, махсус, почта элемтәсе аша яисә электрон почтага юлларга: konkurs.nko@tatar.ru; вакыты: 09.01. 2017, 8 сәгать 00 минуттан 17 сәгать 00 минутка кадәр.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 570-31-04 (Мөхәммәткәримова Динара). Конкурс турында нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://tatmedia.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/818857.htm.