Артём Здунов Гайдар форумы – 2017 кысаларында «Россия һәм дөнья: өстенлекләрне сайлау» пленар дискуссиясендә катнашты

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министр Артём Здунов  Гайдар форумы – 2017 кысаларында  «Россия һәм дөнья: өстенлекләрне сайлау» пленар дискуссиясендә катнашты. 

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән  Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итте. 

Дмитрий Медведев технологияләргә һәм һөнәри квалификацияләрегә даими апгрейд таләп ителүенә басым ясады. «Шулай ук көндәшлекне үстерергә, дәүләтнең икътисадта артык катнашуын киметергә, төбәкләрнең инвестицион  җәлеп итүчәнлеген үстерергә, дәүләт идарәсе системасын җитди үзгәртеп корырга кирәк».

Тулырак – Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында: http://government.ru/news/26050/. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International