Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән очрашу үткәрде

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәйданында узучы «Гайдар форумы - 2017» халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында очрашты.

Яклар Инновацион регионнар ассоциациясенең алдагы эшчәнлеге турында фикер алыштылар, оешма алдында торган бурыч һәм максатларны карадылар, шулай ук Россиядә һәм төбәкләрдә инновацияләр үсешенең роленә тукталдылар.

Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм ТР икътисад министры Артём Здунов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International