Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов рейтинглар буенча АИРР эксперт сессиясендә чыгыш ясады

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Гайдаровский форумы кысасында эксперт дискуссиясе – «Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе рейтингы нәтиҗәләре: «Россия регионнарында инновацион бизнес» һәм «Россия регионнарының инновацион үсеше рейтингы»н тәкъдир итү булды. Татарстан Республикасыннан чарада икътисад министры Артём Здунов һәм министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

Чара барышында күрсәтелгән рейтинглар нәтиҗәләре тәкъдир ителде, аларны төзү ысуллары буенча аңлатма бирелде, регионнар үсешен планлаштыру максатыннан рейтингларны куллану һәм шулай ук аларны киләчәктә камилләштерү юнәлеше мәсьәләләре каралды.

Дискуссиянең модераторы булып Иван Бортник чыгыш ясады. Чарада Россия Икътисадый үсеш министрлыгыннан Олег Фомичев, региональ хакимиятләр һәм эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International