«Татфондбанк» ГАҖ клиентлары кертемнәрен түләү барышы турында

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә журналистларга  «Татфондбанк» ГАҖ клиентлары кертемнәрен түләү барышы турында сөйләде.

2017 елның 9 гыйнварына Татарстан Республикасы кешесе булган 98 меңнән артык кертемче 35,7 млрд сумнан артык иминият түләүләрен алды. Түләнгән акчаларның түләнергә тиешле гомуми суммадагы өлеше – 77,2%.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның микрозаймнары

Операцион эшчәнлеген туктаткан банк клиентлары булган эшкуарларга ярдәм итү кысаларында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды»  КБОна микрозаймнар алу буенча гомуми суммасы 137,06  млн сумлык  74 гариза керде.  64,6 млн сумлык 26 микрозайм бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International