«Безнең Татарстан» VII Республика яшьләр форумы гаризалар җыя башлады, әлеге чараның финалы быелның апрелендә Казанда узачак.
Форум берничә этапта үткәрелә:
Гаризалар җыю кампаниясе http://forumtatarstan.ru. сайтында теркәлү узуны күз уңында тота. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча Форум дирекциясе тарафыннан читтән торып катнашу этабы өчен проектлар сайлап алына.
Иң яхшы дип табылган яшьләр проектлары һәм идеяләре Форумның Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашлыгында үтәчәк финалына тәкъдим ителәчәк, һәм шулай ук алга таба юнәлешле министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан биреләчәк ярдәм алу һәм озата бару өчен төзелгән исемлеккә кертеләчәк.