2016 елның 22 июнендә «Иннополис» Махсус икътисадый зонасы Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды. Анда ИТ-компанияләрнең инвестицияләренең гомуми күләме 5,3 млрд сум булган 6 проекты каралды һәм хупланды.
«Иннополис» Махсус икътисадый зонасы Күзәтчелек советы утырышында хупланган проектлар алга таба Россия Икътисадый министрлыгына каралуга кертелә. Анда махсус икътисадый зоналар буенча эксперт советы тарафыннан проектларның техника-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоналар резидентларына куела торган таләпләргә туры килү-килмәве тикшерелә.