Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенең «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм «Татарстан Республикасы Экспорт корпорациясе» ААҖ белән берлектә, «Экспорт – яңа базарлар» темасына түгәрәк өстәл оештырды һәм үткәрде. Чара «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» VIII Халыкара икътисадый саммиты кысаларында 2016 елның 20 маенда «Корстон» Кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында узды.