Россия Федерациясе Президентының «2016 елда кеше һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен яклау сферасына караган проектларны һәм социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыручы һәм граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы коммерциячел булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәмен тәэмин итү турында» 2016 елның 5 апрелендәге 68-рп номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, коммерциячел булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга грантлар бирү буенча ачык конкурсның ИКЕНЧЕ этабында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Конкурс документациясе Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының бердәм мәгълүмат порталында урнаштырылачак.