Татарстан Республикасы Гарантия фонды Менделеевск эшкуарларына дәүләт ярдәме формалары турында мәгълүмат җиткерде

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Республика  эшкуарларына КУЭ субъектларын кредитлаштыруны стимуллаштыру программасын аңлатуга багышланган очрашулар оештыру кысаларында  2016 елның 27 апрелендә   «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) вәкилләре Менделеевск шәһәрендә уздырылган чарада катнаштылар.  Әлеге чара  кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрү сорауларын багышланган иде. Очрашу барышында республика эшкуарлары тарафыннан дәүләт ярдәме чараларын алу мөмкинлекләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International