Торак биналарны бушлай хосусыйлаштыру вакыты 2017 елның 1 мартына кадәр озайтылды

2016 елның 11 марты, җомга


Дәүләт һәм муниципаль торак фондына караган, гражданнар тарафыннан социаль найм шартларында биләнә торган торак биналарны бушлай хосусыйлаштыру вакыты 2016 елның 1 мартына кадәр озайтылды. Торак турындагы законнарга әлеге үзгәрешләр  2016 елның 29 февралендәге 33-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелде.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасында торак биналарны республика гражданнары милкенә тапшырганда документларны эшләү җирле үзидарә органнары тарафыннан, һәм шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарында урнашкан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ)  аша башкарыла.

КФҮ эше, филиалларның эш режимы һәм контактлары турында тулырак мәгълүмат, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр хакында мәгълүмат КФҮ Порталында урнаштырылган: https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International