Бүген гражданнарның gosuslugi.ru Дәүләт хезмәте күрсәтүнең бердәм федераль порталы аша федераль ведомстволарның күпчелегенең хезмәтләрен электрон формада алу мөмкинлеге бар.
Үзләренең исәп язуларын раслау өчен, республика гражданнары «Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең КФҮ» ДБУ филиалларына мөрәҗәгать итә алалар. Әлеге филиаллар һәрбер муниципаль районда һәм шәһәр округларында эшли. Мөрәҗәгать иткәндә шәхесне таныклаучы документ һәм СНИЛС таләп ителә.
Моннан тыш, шулай ук республика КФҮ аша хакимиятнең федераль органнары хезмәтләрен һәм башка хезмәтләрне алырга була.
КФҮ эше, филиалларның эш режимы һәм контактлары турында тулырак мәгълүмат, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр хакында мәгълүмат КФҮ Порталында урнаштырылган: https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.