Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының: «Коммерциячел булмаган сектор һәм дәүләт. КБО юл картасы» темасы буенча секция утырышында катнашты

2016 елның 11 марты, җомга


10 мартта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында  «Коммерциячел булмаган сектор һәм дәүләт. КБО юл картасы» темасы буенча чираттагы секция утырышы узды. Әлеге секция утырышының төп бурычы – 2017-2020 елларга Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итүнең республика программасын эшләү буенча тәкъдимнәр туплау.

Секция утырышы нәтиҗәләре буенча «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасы кысаларында 2017-2020 елларга СЮ КБО ярдәм подпрограммасы проектына кайбер чараларны кертү турында тәкъдимнәр яңгырады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International