2016 елның 14-15 апреле көннәрендә Сочи шәһәрендә II «Россия-Кытай кече һәм урта бизнес эшлекле форумы-2016» үтәчәк.
Форум Россия төбәкләре һәм предприятиеләренең күргәзмә (пленар утырыш, секцияләр, тематик «түгәрәк өстәл»ләр) һәм эшлекле программаларыннан тора. Шулай ук В2В («бизнес өчен бизнес») очрашулары һәм сөйләшүләре үткәрүләр дә каралган.
Күргәзмә программа – Россия һәм Кытай төбәкләре, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм проектлары күргәзмәсе.
Кытай белән хезмәттәшлек итәргә теләгән кече һәм крта бизнес вәкилләрен чарада катнашырга чакырабыз.
Форум турында мәгълүмат, катнашу шартлары түбәндәге сайтта: http://russia-china-forum.ru.