Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында uslugi.tatarstan.ru, һәм шулай ук КФҮ порталында uslugi.tatarstan.ru/mfc 2016 елның февраленнән гариза бирүчеләр өчен «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (КФҮ) Дәүләт бюджет учреждениесенең егерме район һәм шәһәр филиалында кабул ителү өчен алдан язылып кую мөмкинлеге оештырыла.
«Кабул ителүгә язылу» дип аталган махсус ачылган сервис ярдәмендә гариза бирүче исемлектән кызыксындырган КФҮ филиалын сайлый һәм әзер документларны алу яисә белгечтән консультация алу кебек сайлап алынган КФҮтә күрсәтелә торган хезмәтләр буенча үзенә тиешле хезмәтне сорап, КФҮкә мөрәҗәгать итү максатында кабул ителүгә гариза яза. Алдан язылып кую түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, «Росреестр Идарәсенең Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы хезмәтләрен алу өчен, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе рәсми сайтында: rosreestr.ru/site.