Гражданнарны килү урынында һәм яшәү урынында теркәү һәм теркәүдән төшерү тәртибе үзгәртелде

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе


Хәзерге вакытта Россия гражданнарына килү урынында һәм яшәү урынында теркәлү һәм гомумгражданлык паспортына яшәү урынында теркәлү һәм теркәлүдән төшү турында билге куйдыру хезмәтен сорап, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренә (КФҮ) мөрәҗәгать  итәргә була.
 
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенең аерым актларына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 72 нче карары кабул ителде. Әлеге карар белән, Россия Федерациясе чикләрендә Россия Федерациясе гражданнарын килү урынында һәм яшәү урынында теркәү һәм теркәүдән төшерү кагыйдәләренә, һәм шулай ук Россия Федерациясе гражданины паспорты турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International