«Контракт мөнәсәбәтләре форумы» Иҗтимагый оешмасы, Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы белән бергә, 2016 елның 28 февралендә 11.00 сәгатьтә «2016 елга кабул ителгән бюджет йөкләмәләрен финанс ягыннан тәэмин итү үзенчәлекләре. Кризиска каршы чаралар» дигән темага вебинар үткәрә.
Трансляция «Контракт мөнәсәбәтләре форумы» Иҗтимагый оешмасы сайтында алып барылачак. Адресы: www.fko.msk.ru.
Чара кысаларында Россия Финанслар министрлыгының Бюджет методологиясе департаменты директоры урынбасары Т.В.Саакянның чыгышы планлаштырыла.