КУЭ корпорациясе КУЭның Маркетинг навигаторын эшләү кысаларында төбәкләрдә товар һәм хезмәтләр күрсәтүдән файдалану һәм аңа ихтыяҗны тикшерүне башлап җибәрә

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе


КУЭ субъектларына маркетиг һәм мәгълүмати ярдәм функцияләрен гамәлгә ашыру кысаларына «КУЭ»  Корпорациясе» АҖ  2016 елның 3 февралендә  Россия Федерациясенең максатчан шәһәрләрендә йорт хуҗалыклары (гражданнар) тарафыннан төрле категорияләрдәге товар һәм хезмәтләр күрсәтүнең агымдагы кулланылышына һәм түләүгә сәләтле ихтыяҗга карата маркетинг тикшеренүләре үткәрү буенча эшләр башкаруга ачык конкурс игълан итте. 

Тикшеренүләр нәтиҗәсендә алынган уникаль мәгълүматлар көндәлек тормышта кулланыла торган 200 товар һәм 100 төрдәге хезмәт күрсәтүгә карата ихтыяҗны өйрәнергә мөмкинлек тудырачак. Тикшеренүләр Россия Федерациясенең 76 максатчан шәһәрендәге  60 млн Россия гражданны үз эченә алачак. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International