«Дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) һәм муниципаль контрольнең башкарылышына Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан федераль статистик күзәтүне оештыру өчен статистика инструментариен раслау турында» Росстатның 2011 елның 21 декабрендәге 503нче боерыгына үзгәрешләр кертелүгә һәм федераль дәүләт мәгълүмат системасының («Мониторинг» МС) ябылуына бәйле рәвештә, 2016 елның 1 гыйнварыннан 2015 ел нәтиҗәләре буенча хисап 1-контроль федераль статистик күзәтү формасында «Идарә» дәүләт автоматлаштырылган системасы («Идарә» ДАС) ярдәмендә электрон төрдә тапшырылырга тиеш.
Шулай ук исегезгә төшерәбез: «Тиешле эшчәнлек өлкәләрендә дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне башкару турында докладлар әзерләү кагыйдәләрен раслау турында һәм мондый контрольнең (күзәтчелекнең) нәтиҗәлелеге хакында» РФ Хөкүмәтенең 2010 елның 5 апрелендәге 215нче карарындагы үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, югарыда аталган докладлар (2015 ел йомгаклары буенча) шулай ук башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан «Идарә» ДАС системасына тапшырыла.
Әлеге хисапны тутыруга кагылышлы сорауларга җавапны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының дәүләт идарәсен камилләштерү бүлегенә мөрәҗәгать итеп табарга була: 8 (843) 524 91 27.