РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлыкка, крестьян (фермер) хуҗалыкларын да кертеп, дәүләт ярдәме күрсәтү өчен, бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирелә торган РФ субъектларын сайлап алу конкурсы шартларын һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга карата таләпләрне раслау турында» әлеге ведомствоның 167нче боерыгына үзгәрешләр кертелде.
Документны актуальләштерү Федераль бюджеттан субсидияләр бирү һәм бүлү кагыйдәләре белән бәйле. Алар «Икътисадый үсеш һәм инновацияле икътисад» РФ дәүләт программасын раслау турында» РФ Хөкүмәте карары белән расланган «Икътисадый үсеш һәм инновацияле икүтисад» РФ дәүләт программасының 8нче кушымтасында китерелгән.