Әлеге үзгәрешләр инвалидлар өчен уңайлылык таләпләрен саклау өлешендә сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт, транспорт, җәмәгать туклануы һәм башка объектларны төзү, реконструкцияләү яисә капиталь төзекләндерүгә рөхсәт алу процедурасына кагыла һәм төзүчеләр һәм проектлаучыларның гына түгел, төзелешкә заказ бирүчеләрнең гамәлләрен дә регламентлаштыра.
2016 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 48 һәм 51 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 28 ноябрендәге 339-ФЗ номерлы Федераль закон инвалидлар өчен уңайлылыклар булдырылмаган социаль объектлар һәм торак төзү мөмкинлеген юкка чыгара. Расланган үзгәрешләр «Уңайлы мохит» дәүләт программасына ярашлы рәвештә формалаштырылган.
Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: республика муниципаль районнарында төзелешкә рөхсәт бирү буенча хезмәт күрсәтүне сорап, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренә (КФҮ) мөрәҗәгать итәргә була.
КФҮ эше турында тулырак мәгълүмат (шул исәптән белешмә мәгълүмат, эш вакыты, һәм шулай ук хезмәт күрсәтү төрләре турында) https://uslugi.tatarstan.ru/mfc сайтында урнаштырылган.