Милли гарантия системасын төзү кысаларында «КУЭ» Корпорациясе» АҖндә Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына гарантия ярдәме күрсәтү стандартын тикшерделәр

2016 елның 16 гыйнвары, шимбә


2015  елның 14 гыйнварында Милли гарантия системасын төзү кысаларында «КУЭ» Корпорациясе» АҖндә (алга таба – Корпорация) эшче төркемнең Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына гарантия ярдәме күрсәтү стандартын эшләү сорауларына багышланган утырышы уздырылды. Анда  «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО директоры Сергей Болотаев катнашты. 

Эшче төркем утырышында гаризалар бирүнең банкныкы булмаган каналларыннан гарантия алуга гаризаларны карау процессы сорулары һәм технологик стандартның регламент документларын әзерләү сроклары һәм аларның составына караган мәсьәләләр тикшерелде. Утырыш йомгаклары буенча стандартларны билгеләнгән срокларда эшләп бетерү турында карар кабул ителде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International