Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Орел өлкәсе делегациясе белән очрашуда махсус икътисадый зоналар төзү тәҗрибәсен күрсәттеләр

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе


2015 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында тәҗрибә уртаклашу максатларында Орел өлкәсе делегациясе белән МИЗ төзү һәм «Сәнәгать җитештерү тибындагы «Алабуга»  Махсус икътисадый зонасы белән гамәли хезмәттәшлек сорауларына багышланган очрашу уздырылды.

Очрашуда Орел өлкәсе губернаторы урынбасары һәм Хөкүмәте рәисе урынбасары – Россия Федерациясе Хөкүмәте каршында Орел өлкәсе Вәкиллеге җитәкчесе Бекхан Оздоев, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов һәм  

«СҖТ «Алабуга» МИЗ»   АҖ генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дмитрий Рыжов катнашты.

Очрашуда Орел өлкәсендә  Махсус икътисадый зоналар төзү буенча эш тәҗрибәсен уртаклашуга, һәм шулай ук Орел өлкәсе территориясендә төзелә торган МИЗга резидентларны җәлеп итүгә булышуга кагылышлы сораулар тикшерелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International