Республика КФҮләрендә пенсия билгеләүгә һәм пенсия китерүгә гаризалар бирү буенча Пенсия фонды хезмәт күрсәтүләрен оештыру планлаштырыла

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 14 октябрендә  Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы  Бүлегендә пенсия билгеләүгә һәм пенсия китерүгә гаризалар бирү буенча Пенсия фонды хезмәт күрсәтүләрен республикада ачылган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре челтәре аша оештыру сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды.

Киңәшмә кысаларында югарыда аталган хезмәт күрсәтүләрне КФҮләрдә оештыру механизмы, һәм шулай ук проектны гамәлгә ашыра башлауның якынча вакыты соравы тикшерелде. Киңәшмә йомгаклары буенча катнашучылар тарафыннан пенсияне билгеләү турында КФҮләрдә бирелергә тиешле документ (белешмә) формасын өстәмә килештерү, гражданнарның мондый белешмә сорап, КФҮкә телефон аша мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге һәм КФҮ аша белешмәне рәсмиләштерүнең техник мөмкинлекләрен Пенсия фонды тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләп бетерү буенча тәкъдимнәр яңгырады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International