Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Вверх!» – «Өскә!» яшь лидерлар конкурсы уздырылачак

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

2015 елның  15 октябрендә сәгать 10.00 дән 17.00 гә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында   «Министрлык хезмәткәре вакантлы вазыйфасын  биләү буенча шәхси әңгәмә» – «Өскә!» Республика конкурсының дүртенче конкурс процедурасы үтәчәк. Әңгәмәнең төп максаты – билгеле бер вакыт эчендә  «кабул итү комиссиясендә» кызыксыну уяту,  үзеңнең һөнәри яктан туры килүеңне  һәм  дәүләт хезмәткәре вазыйфасында эшләргә омтылуыңны раслау. 

Чыгышларны бәяләү критерийлары арасында – үз позицияң турында дәлилле итеп  сөйли белү; гомуми тәэсир; ораторлык осталыгы; эшчәнлекнең төрле өлкәләренә һәм төрләренә караган белемнәр һәм кызыксынуларның булуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International