«Россиянең яшь эшкуары – 2015» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашуга гаризаларны кабул итү 2015 елның 22 октябренә кадәр озайтылуы турында хәбәр итәбез

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

2015 елның 5-31 октябре көннәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «ТР Эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү фонды» КБО «Россиянең яшь эшкуары – 2015» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын  үткәрәчәк.

Чара дүрт этапка бүленеп уздырыла. 22 октябрьгә кадәр гаризалар туплана, ә инде 26 октябрьдән Татарстан Республикасының өч муниципаль  берәмлегендә жюри каршында бизнес-проектларны тәкъдир итү юлы аша Конкурста катнашучыларны сайлап алу каралган икенче этап уздырыла. Алга таба өченчесе – өйрәнү этабы һәм дүртенчесе – финал өлеше, анда иң яхшы компанияләрне төбәк Конкурсы финалына әзерләячәкләр, жюри һәм тамашачылар хөкеменә чыгарачаклар. Финал һәм йомгаклар ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казан шәһәрендә 2015 елның 31 октябреннән дә соңга калмый уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International