Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан «Россия экспорт үзәге» АҖ федераль бюджетыннан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында РФ Хөкүмәте карары проекты әзерләнде

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 3 апрелендәге 593-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган «Чит ил базарларына үтеп керүгә ярдәм һәм экспортка ярдәм» чаралары планын («юл картасын»)  үтәү йөзеннән,  Россия Федерациясе  Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия экспортерлары продукциясенең тышкы базарларда җайлашуына бәйле чыгымнар өлешен финанслауга федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында» карары проекты эшләнде. 

Карар проекты Россия экспортерлары продукциясен тышкы базарларда адаптацияләү өчен продукцияне тәңгәлләштерүгә, импортер илләрнең закон нормаларын алуга һәм тәкъдим итүгә, импортер илләр базарына продукцияне экспортлау һәм тарату тәртибе тасвирламасын әзерләүгә чыгымнар өлешен компенсацияләү максатында «Россия экспорт үзәге» АҖнең субсидияләрен бирүне күз уңында тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International