Ярославльдә бүленгән ситуацион үзәкләрне үстерү перспективаларын тикшерделәр

2015 елның 9 октябре, җомга

2015 елның 7-9 октябре көннәрендә Ярославль шәһәрендә Россия Федерациясе  Федераль сак хезмәте һәм Ярославль өлкәсе хөкүмәте ярдәмендә  «Бүленгән  ситуацион үзәкләр системасы - 2015» конференциясе  уздырылды.

Конференциядә катнашучылар  Ярославль  өлкәсе  губернаторының ситуацион  үзәгендә булдылар. Әлеге үзәк заманча программалы комплекс белән тәэмин ителгән, бу исә төбәк белән оператив идарә итәргә, һәм шулай ук югары дәрәҗәдәге төгәллек белән гадәттән тыш хәлләрнең килеп чыгу куркынычын фаразларга мөмкинлек тудыра.

2020 елга кадәр  мондый ситуацион үзәкләр  илнең һәр төбәгендә эшли башларга тиеш.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан чарада министр урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International