Министр урынбасары Наталья Таркаева «Россия Федерациясендә углеводород чималын тирәнтен эшкәртүне үстерү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә доклад белән чыгыш ясады

2015 елның 9 октябре, җомга

2015 елның 8-9 октябре көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә  «Россия Федерациясендә углеводород чималын тирәнтен эшкәртүне үстерү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Ул «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексы проектының 10 еллыгына туры китерелде.

Форумның  пленар өлешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Кама кластерында тармак белем бирү системасын алга таба үстерү юнәлешләрен тикшерү кысаларында  «Кама кластерында кадрлар сәясәтен үстерүнең перспективалы юнәлешләре» темасына доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International