Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм җирле үзидарәләре вәкилләре катнашлыгында «2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын тикшерүгә багышланган зона киңәшмәләре 2015 елның 28 һәм 29 сентябре көннәрендә Казанда һәм Буада үткәрелде.
2016-2018 елларга республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы турындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.
«2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын һәм уртача срокка фаразның төп күрсәткечләрен тикшерү Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары утырышларында дәвам ителәчәк.