«2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын тикшерүгә багышланган зона киңәшмәләре 2015 елның 26 сентябрендә Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләрендә узды.
Киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм җирле үзидарәләре вәкилләре катнашты.
Республиканың уртача срокка социаль-икътисадый үсеше фаразы турында доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин чыгыш ясады.