Сатып алына торган җиһазларның базар бәясен билгеләү экспертизасы бәяләмәсен бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» Дәүләт казна учреждениесе бәяләү компанияләре арасында юридик затларны аккредитацияләүгә кагылышлы гаризаны карады.
Бәяләү компанияләре арасында юридик затларны аккредитацияләүгә кагылышлы гаризаны тикшерү нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы куллану мәгълүматы һәм суд экспертизасы үзәге» Автоном коммерциячел булмаган оешмасы («ТР КМ һәм СЭҮ» АКБО) сатып алына торган җиһазларның базар бәясен билгеләү экспертизасы бәяләмәсен бирү буенча барлык критерийларга да туры килә.
Гаризаларны кабул итү дәвам итә.
Гаризалар түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәгендә кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, кабинет 125. Гаризаларны шулай ук Үзәкнең Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан вәкиллекләрендә дә тапшырырга була.
Гаризаларны кабул итү вакыты:
дүшәмбе – пәнҗешәмбе – 9.00дән 18.00гә кадәр;
җомга – 9.00дән 17.00гә кадәр.