Бизнес-инкубатор резидентларына «Яр Чаллы шәһәре бизнес-инкубаторы» ДБУнең яңа директорын тәкъдим иттеләр

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

2015 елның 29 сентябрендә «Яр Чаллы шәһәре бизнес-инкубаторы» Дәүләт бюджет учреждениесендә Бизнес-инкубатор резидентлары яңа директор – Роман Микешин белән таныштылар. Хәзерге вакытта кече эшкуарлыкның 31 вәкиле Бизнес-инкубатор резиденты булып тора.

Очрашуда «Яр Чаллы шәһәре бизнес-инкубаторы»  Дәүләт бюджет учреждениесе эшенең яңартылган концепциясе презентацияләнде. Алга таба танышу  «сорау-җавап» режимында формаль булмаган шартларда дәвам итте. Резидентлар өстәмә финансларны җәлеп итү, Бизнес-инкубаторның полиграфия өлкәсендә мөмкинлекләре, күргәзмәләрдә катнашу һ.б.лар кебек сорауларга җавап ишеттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International