Бүген, 2015 елның 28 сентябрендә, Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең Директорлар советы утырышы эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов та катнашты. Утырышта Татарстанда гамәлгә ашырылу өчен тәкъдим ителә торган кайбер инвестицияле проектлар тикшерелде.
Рөстәм Миңнеханов тикшерелүгә кертелгән проектларны кызыклы һәм республика икътисады өчен гамәли әһәмияткә ия эшләр дип бәяләде. Ул әлеге проектларга ярдәм итү өчен максатында тиешле күрсәтмәләрен бирде.