Татарстан командасы моношәһәрләр үсеше проектлары белән идарә итүче командалар өчен курслар үтә

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Моношәһәрләр үсеше проектлары белән идарә итүче Яр Чаллы командасы

2015 елның 28 сентябреннән 2 октябренә кадәр «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбендә укый.

Программа модульле форматта гамәлгә ашырыла. Биш уку модуленең һәрберсе Россия һәм чит ил профессорлары һәм экспертларының чыгышларын үз эченә ала. Алар идарә буенча иң яхшы теорияләр һәм практикалар, инвестицияләрне җәлеп итү практикалары, моношәһәрләрне һәм территорияләрне үстерү модельләре белән уртаклашачаклар.

Укуларның нәтиҗәсе моношәһәрне үстерү буенча Яр Чаллы командасы тарафыннан эшләнгән проект булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International