Быел Казан «Милләтләр кроссы-2015» чарасының үзәк мәйданчыгы итеп билгеләнде. Традицион йөгерешкә старт «Казан Арена» стадионы янындагы территориядән бирелде. Массакүләм йөгерешләрдә 24 470 йөгерешче катнашты.
2 километрлы ераклыкка массакүләм узышта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның буйсынуындагы оешмалар хезмәткәрләре дә актив катнашты.
«Милләтләр кроссы» – Россия территориясендә спортның җәйге төрләре буенча уздырыла торган иң масштаблы массакүләм спорт чарасы. Казаннан тыш, массакүләм йөгерешләр илнең тагын 84 шәһәрендә оештырылды.