2015 елның 1 сентябреннән Индустриаль парклар ассоциациясе (алга таба –ИПА) «Индустриаль парклар. Таләпләр» ГОСТ Р 56301-2014 милли стандартына туры китерү буенча Индустриаль паркларны ирекле сертификатлаштыру системасын эшләтеп җибәрде. Әлеге стандарт фактта узган биш ел дәвамында сынау үткән ИПА сертификатлаштыру системасын һәм индустриаль паркларга карата тармакта эш итүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып эшләнгән таләпләрне рәсми теркәде.
Индустриаль паркларны ирекле сертификатлаштыруның яңа системасы буенча Сертификатлаштыру комиссиясенең беренче утырышы 2015 елның 30 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә узачак.