«Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» Дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Егор Борисов чакыруы буенча Якутия эшкуарлары форумы-2015 чарасында катнашты. Әлеге форумда ул катнашучыларны эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен уңайлы мохит төзү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсе белән таныштырды.
Форум 600дән артык катнашучыны үзенә җыйган иде. 2015 елның 24-26 сентябре көннәрендә Якутск шәһәрендә узган бу форумда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәте чараларын камилләштерү сорауларын тикшерделәр.